1
2Кеше хокукларының гомуни декларациясе
3
4Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясе 1948 елның 10 декабрендә 48 тавыш белән кабул итте. Анда ситез кеше бер якка да тавыш бирмәде.
5Преамбула
6
7Кешелек гаиләсенең бөтен әгъзаларына хас булган тигез һәм аерылгысыз хокукларны һәм кеше дәрәҗәсен тануның гаделлек һәм гомуни тынычлыкның нигезе икәнең истә тотып,
8
9кеше хокукларына кимсетеп һәм җирәнеп каруның вәхшилеккә китерүен, кешелек намусын уятуын, кешеләрнең үз карашларына һәм сүз ирегенә ия булган, куркудан, мохтаҗлыктан азат булган тормыш тозүнең кешеләрнең боск омтылышы икәнең игълан итүне истә тотып,
10
11җәберләүгә һәм изслүгә каршы соңгы чара итен кеше баш күтәрергә меҗбүр булмасын өчен аның хокукларын закон коче белән саклау зарурлыгын истә тотып,
12
13Кешенең төп хокукларына, шәхеснең абруена һәм кыйммәтенә, хатын кызларның һәм ирләрнең тигез хокуклылыгына, Берләшкән Милләтләр халыклары үзләренең ышанычын Уставта раславын һәм тагын да зуррак иреккә ирешеп, иҗтумагый үсешкә, тормыш шартларын яхшыртуга ярдәм итәргә ниятләвен истә тотып,
14
15Берләшкен Милләтләр Оешмасы әгъзасы булган дәүләтләрнең кеше хокукларын, төп ирекләрне уртак хөрмәт итүдә һәм саклауда булышлык күрсәтүне үз бурычлары итеп алуларын истә тотып,
16
17әлеге хокукларны һәм ирекләрне анлау бу йөкләмәләрне тулысынча үтәүдә бик зур әһәмияткә ия булуын истә тотып,
18
19Генераль Ассамблея
20
21әлеге Кеше хокукларының гомуни декларациясен бөтен дәүләтләр һәм халыклар үтәргә омтылырга тиешле бурыч сыйфатында игълан итә. Бу Декларацияне һәрвакыт күз алдында тотып, җәмгыятьнең һәр әгъзасы, һәр кеше аң-белем тарату, белем алу юлы белән бу хокукларны һәм ирекләрне хөрмәт итәргә тиеш, бу хокуклар һәм ирекләр Оешма әгъзасы булган дәүләтләр халкы һәм алар юрисдикңиясснә керә торган территорияләрдәге халыклар арасында танылып тормышка ашырылырга тиеш.
221 статья.
23
24Барлык кешеләр дә азат һәм үз абруйлары һәм хокуклары ягыннан тиң булып туалар. Аларга акыл һәм вөҗдан бирелгән һәм бер-берсенә карата туганарча [туганнарча] мөнәсәбәттә булырга тиешләр.
252 статья.
26
27Һәр кеше үзенең милли яисә иҗтимагый чыгышына, мөлкәтенә, нинди катлаудан булуына, расасына, тән төсенә, җенесенә, теленә, диненә, сәяси яисә башка инануларына карамастан, бернинди аермасыз, Декларациядә игъдан ителгән барлык хокукларга, бөтен ирекләргә иа булырга тиеш.
28
29Моннан тыш, кешенең торган җиренең мөстәкыйль яисә үзидарәсез, берәр ил карамагында булуына яисә мөстәкыйльлеге башка берәр торле чикләнүснә карамастан, иленең сәяси, халыкара, хокукый хәленә карамастан, ана бернинди дә аерымлау үткәрелергә [үткәреләргә] тиеш түгел.
303 статья.
31
32Һәр кешенең тормышка, иреккә һәм шәхси кагылгысызлыкка хокукы бар.
334 статья.
34
35Бер кеше дә коллыкта яисә ирексез хәлдә тотылырга тиеш түгел; коллыкның һәм коллар сатуның ботен торләрс тысла.
365 статья.
37
38Беркем дә газапланырга, яусыз, кешелексез яисә аның дәрәҗәсен төшерә торган мөнәсәбәткә дучар ителергә һәм җәзага тартылырга тиеш түгел.
396 статья.
40
41Һәр кешенең, ул кайда гына булса да, үзенең хокук иясе икәнен танударын таләп итәргә хакы бар.
427 статья.
43
44Закон алдында бөтен кешеләр лә тиң, бернинди аерымланусыз һәркемнен закон белән тигез якланырга хокукы бар. Барлык кешеләрнең дә бу Декларацияне бозучы нинди дә булса хокуклардан мәхрүм ителүдәнм шундын хокуклардан мәхрум итүгә котыртудан тигез якланырга хокуклары бар.
458 статья.
46
47Конституция яки закон биргән тон хокуклардан мәхрүм ителгән очракта, һәр кешенең ул хокукларын компетентлы милли судлар аша кире кайтарылып бирелүен таләп итәргә хокукы бар.
489 статья.
49
50Беркем дә нигезсез рәвештә кулга алынуга, тоткарлануга, куылуга дучар ителергә тиеш түгел.
5110 статья.
52
53Һәр кешенең үз хокукларын һәм бурычларын билгеләр очен һәм аны җинаять җаваплылыгына тартуның нигезле булуын ачыклар очен, туды титезлелек нигезендә үз эшенең ачык рәвештә, мөстәкыйль, гадел һәм бәйсез суд аша каралуын таләп итәргә хокукы бар.
5411 статья.
55
561. Җинаять кылуда гаепләпүче [п..п ?] һәр кеше, аның гаебе ачык суд тикшереүе нәтиҗәсендә законлы рәвештә расланганчы гаепсез дип сапалырга хакы бар. Аңа суд тикшерүе вакытында яклану өчен бөтен шартлар тудырлырга тиеш.
57
582. Берәр эш эшләгән өчен, яки эшләмәгән өчен гаепләү, ул эшләрне кылу вакытында милли законнар алдында яки халыкара хокук алдында җиниаять итеп саналмаса, алар өсен бер кеше дә җавапка тартыда алмый. Беркемгә дә җинаять эшләгән өчен тиешле җәзалан да катырак җәза бирелергә тиеш түгел.
5912 статья.
60
61Бер кеше дә шәхси һәм гаилә тормышына, торак иминлегенә кагылуга, язышү, хәбәрләшү серенә, абруена һәм намусына нигезсез катиашуга дучар ителергә тиеш түгел. Шундый кысулардан, яисә дучар ителүләрдән һәр кешенең закон белән якланырга хокукы бар.
6213 статья.
63
641. Һәр кешенең һәр деүләт чикләре әчендә иреклә күченең йорергә һәм үзепә тору урыны сайларга хокукы бар.
65
662. Һәр кешенең теләсә кайсы илне, яисә үз илен ташлап китәргә һәм үз иленә кире әйләнеп кайтырга хокукы бар.
6714 статья.
68
691. Һәр кешенең җәберләнүдән башка илләрдә сыену урыны эзләргә һәм ул урыннан файдаланырга хакы бар.
70
712. Сәясәт белән бәйле булмаган җинаять кылган очракта яисе Берләшкән Милләтләр Оешмасының приниңибына, максатына каршы килә торгаң җинаять кылса, кеше бу хокуктан файдалана алмый.
7215 статья.
73
741. Һәр кешенең гражданлыкка хокукы бар.
75
762. Берәү дә ирексездән үз гражданлыгыннан яисә гражданлыгын үзгәртү хокукыннан мәхрүм ителергә тиеш түгел.
7716 статья.
78
791. Яше җитеп балигь булган ирләрнең һәм хатын-кызларның, милләтенә, диненә яисә расанына карамастан, бернинди чикләүләрсез, өйләнешүгә һәм таилә корырга хокуклары бар. Алар өйләнешкәндә дә, бергә торганда да, аерылышу вакытында да бер үк төрле хокуклардан файдаланалар.
80
812. Өйләнешүчсләрнең язылышуы ике якның да ирекле һәм тулы ризалыгы булганда гына тормышка ашырыла.
82
833. Гаилә җәмгыятьнең табигый һәм төп күзәнәге булып тора, анын җәмгыять һәм дәүләт ягыннан якланырга хокукы бар.
8417 статья.
85
861. Һәр кеше үзе гепә дә, башка кешеләр белән бергәләп тә, малмөлкәткә ия булу хокукына ия.
87
882. Беркем дә үз мөлкәтеннән нигезсез мәхрүм ителергә тиеш түгел.
8918 статья.
90
91Һәр кешенең фикер, вөҗдан һәм дин ирегенә хокукы бар; бу хокук Аллага табынуны, йола куша торган дини тәртипләрне үгәүне эченә ала, һәр кешенең бер үзе генә яисә башкалар белән бергәлән аерым рәвештә яки ачыктан-ачык үз карашларын, үз динен алыштырырга аки тотарга хокукы бар.
9219 статья.
93
94Һәр кешенең ирекле фикер йөртергә һәм карашларын ирекле рәвештә әйтергә хокукы бар; бу хокукка үз карашларында урекле булу, үзенә кирәкле мәгьлүматны һеи идеяләрне эзләү, табып алу, төрле юллар белән дәүләт чикләренә бәйсез рәвештә тараты да керә.
9520 статья.
96
971. Һәр кеше тыныч рәвештә җыелышлар һәм ассоциацияләр ирегенә хокуклы.
98
992. Берәү дә нинди дә булса ассоциациягә керергә мәҗбүр ителә алмий.
10021 статья.
101
1021. Һәр кешенең турыдан-туры яисә ирекле сайланган вәкилләр аша үз иле белән идарә итәргә хокукы бар.
103
1042. Һәр кешенең үз илендә бертигез рәвештә дәүләт хезмәтенә керү хокукы бар.
105
1063. Халык ихтыяры хөкүмәт хакимлегенең нигезе былрга тиеш; әлеге ихтыяр үзенең чагылышын үз вакытында үткерелә торган гадел сайлауларда таырга тиеш. Тавыш бирү яшерен, гомуни һәм тигез сайлаулар аша, яисә шуна тиң булган башка формаларда тәэмин ителергә тиеш.
10722 статья.
108
109Һәр кеше, җәмгыять әгъзасы буларак, социаль тәэмин ителүгә һәм дәүләт структурасына һәм табигый байлыкларына каран, халыкара хезмәттәшлек һәм милли тырышлыклар аша социаль, икътисади һәм мәдәни яктан үз шәхесенең ипрекле үсеше очен, дәрәҗәсе төшмәслек кирәкле ярдәмргә хокуклы.
11023 статья.
111
1121. Һәр кешенең хезмәткә, эшне ирекле рәвештә сайлап алуга, гадел һәм уңайлы эш шартларына һәм эшсезлектән якланута хокукы бар.
113
1142. Һәр кеше, бернинди кимсетелүдәрсез, тигез эш өчен тигез хезмәт хакы алырга хокуклы.
115
1163. Һәр хезмәт кешесе үзенә һәм гаиләсснә кешегә ласклы көн күрелек гадел һәм канәгатьләнерлек түләү алырга, кирәк очракларда өстәмә рәвештә башка чаралар белән дә социаль тәэмин ителергә хокукы.
117
1184. Һәр кешенең һөнери берләшмәләр осштырырга һәм үзенең мәнфагатьләрен яклар өчен һөнәри берләшмәләргә керергә хокукы бар.
11924 статья.
120
121Һәр кеше ялга хокуклы һәм эш көнең тиешле чикләрдә кыскартуны да кертен, ел саси түләүле ял алырга, эштән буш вакытка хокукы бар.
12225 статья.
123
1241. Һәр кеше тормыш дәрәҗәсен тошермәслек булган туклануга, киемтә, торакка, медицина ярдәмснә, социаль хезмәт күрсәтелүгә, үзенә һәм гаиләсенә сәламәтлек, мул тормыш тәэмин ителүгә хокуклы. Эшсез калган очракта, авырганда, гарипләнгәндә, тол галганда, картайганда һәм башка торле үзенә бәйләнмәгән сәбәпләр белән тормыш итү чараларын югалтканда һәр кешенең тиевлә ярдәм адырга хокукы бар.
125
1262. Ана булу һәм сабыйлык аерым тәрбиягә һәм ярдәмгә хокук бирә. Никахлы һәм никахтан тыш туган барлык балалар бердәй социаль якланганлыкка ия.
12726 статья.
128
1291. Һәр кеше белем алырга хокуклы. Бигрәк тә башлангыч һәм гомуни белем алу бушлай булырга тиеш. Башлангыч белем алу мәҗбүри булырга тиеш. Техник һәм профессиональ белем алу һәркем очен мөмкин булырга тиеш, югары белем алу һәркемнең сәләтенә карап булырга тиеш.
130
1312. Белем алу, кеше шәхесенең үсешенә, кеше хокукларына һәм тон ирекләргә хөрмәтне арттыруга юнәлдерелгән булырга тиеш. Белем алу расалар, дини осшмалар һәм халыклар арасында дуслыкка, килешүчәнлеккә, сабырлыкка булышырга. Берләшкән Милләрләр Оешмасына тынычлыкны саклауда ярдәм итәргә тиеш.
132
1333. Ата-аналар үзләренең кечкенә балаларына белем алуның төрен сайлауда остенлекле хокукка ия.
13427 статья.
135
1361. Һәр кеше җәмгыятенең мәдәни тормышында ирелке катнашырга, сынды сәнгатьтән ләззәт алырга, фәннең үсешендә катнашырга, фән биргән байлыклардан файдаланырга хокуклы.
137
1382. Һәр кеше, автор буларак, фәнни, әдәби, сынлы сәнгать олкәсендәге хезмәте нәтиҗәләрен, үзенең әхлакый һәм матди ихтыяҗларын якларга хокуклы.
13928 статья.
140
141Һәр кеше бу Декларациядә язылган хокукларны һәм ирекләрне тулысынча тормышка ашырга торган халыкара һәм социаль, тәртипкә хокуклы.
14229 статья.
143
1441. Һәр кеше җемгыять алдында, үз шәхесе ирекле һәм тулы үсешкә ирешкән җемгыять алдында бурычлы.
145
1462. Үзенең хокукларын һәм ирекләрен тормышка ашырган чакта, һәр кеше демократик җәмгыятьтәге гомуни мул тормыш, социаль тәртип, гадел әхлак таләпләрен канәгатьләндерә торган хокукларга һәм ирекләргә тулы хөрмәт тәэмин итә торган законлы чикләүләргә гепә дучар ителергә момкин.
147
1483. Бу хокукларны һәм ирекләрне тормышка ашыру Берләшкән Милләтләр Оешмасы максатларына һәм принципларына каршы килергә тиеш түгел.
14930 статья.
150
151Бу Декларациядәге бер нәрсә дә нинди дә булса дәүләткә, бер торкем шәхселәргә яисә аерым кешеләргә бу Декларациядә язылган хокукларны һәм ирекләрне юкка чыгарырга юл куела дип аңлатылырга тиеш түгел.
152